news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соңгы бер атнада ТР капиталь ремонт буенча 400 млн. сумлык эшләр башкарылган

Эшләр планлаштырылган барлык йортларда бара

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бу атнада Мәскәүдә Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча 2011 елга программа әзерләү мәсьәләсенә кагылышлы беренче оештыру киңәшмәсе узды. Әлегә бары 3 муниципалитет-Буа, Тукай районнары һәм Чаллы шәһәре генә Торак -коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондыннан бу максатларга финанслар алу өчен кирәкле барлык шартларны үтәргә әзер булуын раслаган. Калган муниципалитетларда капиталь ремонтка федераль фондтан ярдәм алу өчен кирәкле теге яки бу шарт үтәлми. Хәзерге вакытта муниципалитетлар квартал хисабын төзи. Бу хисаплар анализланганнан соң, федераль акчалар алу өчен кирәкле кайсы шартның үтәлү яки үтәлмәве турында тагын да тәгаенрәк күзаллау алып булачак. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин белдерде. Республикада капиталь ремонтның барышы, социаль ипотека программасы буенча торакны сафка бастыру һәм ветераннар өчен торак төзелеше анда күтәрелгән төп темалар иде. Видеоконференөия режимында узган киҗәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


Министр белдергәнчә, әлегә кайбер проблемалар булуга карамастан, киләсе елда Татарстанда күп катлы торак йортларны капиталь ремонтлау өчен федераль фондтан акчалар алырга шанслар югары. “Илнең кайбер төбәкләреннән фондка акчалар кире кайтарылу сәбәпле, киләсе елда өстәмә акчалар алуга да өметләнә алабыз. Тик моның өчен фонд тарафыннан куелган барлык шартларны үтәргә тиешбез”, -дип Марат Хөснуллин тагын бер кат муниципалитет җитәкчеләренә искәртте. Дөрес, финанслар агымдагы елга караганда азрак булыр дип көтелә. Төзелеш министры урыннардагы җитәкчеләрне 2011 елга программа формалаштырганда фонд тарафыннан расланган сайлап алу критерийларына аеруча игътибар юнәлтергә чакырды. Бүген ул хактагы мәгълүматлар муниципалитетларга юлланган. “Шулай ук без хәзер гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын да эшләргә тиешбез. Әлегәчә урыннарда уздырылып килгән киңәшмәләр күрсәткәнчә, моңа әзерлек бик түбән”, -ди министр. Аның фикеренчә, азрак булса да акчалар табып, хәзер проект-смета, мәйданнар әзерләү эшләрен башларга кирәк. Бу программаны вакытында әзерләп, федераль фондка финанслар сорап мөрәҗәгать иткәндә, акчаларның бу ел ахырында ук килүенә өметләнеп булачак.

Инде республикада быелгы капиталь төзекләндерү программасының үтәлешенә килгәндә, министр планга кертелгән барлык йортта эшнең баруын хәбәр итте. Соңгы бер атнада эчендә 400 млн. сумлык эшләр башкарылган. Бүгенге көндә исә башкарылган эшләрнең тулы күләме 3,3 млрд. сумлык. Эшне алып баручы подряд оешмалары счетына 2 млрд. сумга якын акча (планда каралганның 30 проценты) күчерелгән. 1,8 млрд. сумлык башкарылган эшләр акты формалаштырылган. Шуның 718 млн. сумы Дәүләт торак инспекциясендә теркәлгән.
Быел Татарстанда капиталь төзекләндерү программасына 3879 йорт кертелгән булса, шуларның 1094 енда комплекслы төзекләндерү бара. 2780 йортка хисап приборлары куела. Әлегә ремонт баручы йортларны хисап приборлары белән тәэмин итүдә кайбер проблемалар бар. Лизинг схемасы буенча алынучы бу җиһазларның бәяләре буенча муниципалитетларда аңлашылмаучылык та бар. Марат Хөснуллин ассызыклаганча, аз катлы кечерәк йортларны хисап приборлары белән тәэмин итүнең гадиләштерелгән схемасы кулланылачак Шуңа күрә аның бәясе дә зур йортлардан аерылачак. Президент Рөстәм Миңнеханов җаваплы министрлык-ведомстволар җитәкчеләренә бәяләр буенча да аңлату эшләре уздыру, проблемалалы мәсьәләләрне карау өчен якын көннәрдә муниципалитет башлыклары белән “түгәрәк өстәл” утырышы узыдыруны йөкләде.

Капиталь төзекләндерү программасын үтәүдә ЭТИС белән эшләү җайга салынган. Марат Хөснуллин сүзләреннән аңлашылганча, соңгы араларда аеруча зур күләмле эшләр башкарылган. Узган атнада аның буенча 5,5 мең сумлык алыш-биреш ясалган.

news_right_1
news_right_2
news_bot