Альбина Шәвәлиева: “ЗАГСларындагы һәртөрле чаралар — яшь парларга тәҗрибә мәктәбе ул””

Ярты елда гына башкалада 6347 мең сабый туган
(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Бүген, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы гражданлык хәлләрен теркәү идарәсенең (ЗАГС) коллегия утырышында, Казан шәһәре ЗАГС идарәсе органнары эшчәнлеге белән Альбина Шәвәлиева таныштырды.
Казан шәһәре ЗАГС идарәсе җитәкчесе башкаланың гражданлык актларын теркәү органнары хезмәткәрләренең эшчәнлеген нәтиҗәле итү максатында, күп кенә чаралар, бәйгеләр үткәрелүенә басым ясады. Гаилә елы буларак игълан ителгән 2008 елда да шактый гына мероприятиеләр оештырылган. Алар арасында 40, 45, 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә гомер иткән парларны ЗАГС органнарында тәбрикләү, өлкән буынны гаилә коручы яшьләр белән очраштыру кебек чаралар да бар икән. “Мондый төр очрашуларда өлкәннәр мәңгегә бергә булырга сүз куешкан яшьләр белән тормыш тәҗрибәсен уртаклаша, бер-берләрен хөрмәт итәргә, авырлыкларны бергәләп җиңәргә кирәклеген аңлата. Гомумән, мондый чаралар — яңа өйләнешүчеләр өчен тәҗрибә мәктәбе ул ”, - ди Альбина Рафаэль кызы.
А.Шәвәлиева шулай ук быелгы гражданлык актларын теркәү нәтиҗәләренә дә тукталды. Әйтергә кирәк, ярты елда гына башкалада туучылар саны 6347 мең кешене тәшкил итә. 2007 елда исә Казанда барлыгы 13 меңнән артык сабый туган булган. Үлүчеләр саны кимегән (7347). Рәсми рәвештә никахлашучылар саны да арта бара икән. Ярты елга әлеге сан — 3577. Аерылышучылар — 2872 икән. Ярты елда башкалада уллыкка алу турында 83 таныклык бирелгән булса, казанлыларның исемнәрен алыштыру очрагы 322гә җиткән.