news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларга яшен вакытында саклык чаралары турында искә төшерделәр

Машина йөртүчеләргә мөмкин булганча ерак юлга чыкмаска киңәш ителә.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Татарстанлыларга яшен вакытында саклык чаралары турында искә төшерделәр. Синоптиклар фаразлавынча, 9 июнь киченнән 10 июньгә кадәр Татарстанда урыны белән яшенле яңгыр, көчле җил булачак. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте кисәтә.

Көчле җил вакытында өйдә калырга, тәрәзәләрне һәм ишекләрне яхшылап ябарга киңәш ителә. Урамда булган очракта, реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән һәм электр тапшыру линияләреннән ерак булырга кирәк. Автомобильләрне зур агачлар янында калдырмаска кирәк.

Яшен вакытында урамда калсагыз, елга, күл һәм буадан ераграк җиргә ятарга кирәк, чөнки су яхшы үткәргеч булып тора.

Машина йөртүчеләргә мөмкин булганча ерак юлга чыкмаска киңәш ителә. Әгәр яшен вакытында машинада, велосипедта яки мотоциклда калсагыз, туктап торырга кирәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100