news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы иске бина диварына шәрык кызы сурәтләнгән мурал ясаганнар

Сурәт меңләгән нокталардан ясалган.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Казандагы бина диварына Шәрык кызы сурәтеннән мурал ясаганнар.

«Меңләгән нокталардан тулы рәсем барлыкка килә. Нокталар вак детальләр ясарга һәм яңаларын өстәргә мөмкинлек бирә», — дип язылган «Иске татар бистәсе» префектурасының Инстаграм сәхифәсендә.

Рәсем иске трансформатор подстанциясе бинасы диварында ясалган. Ул Коротченко урамындагы 25нче йорт янында урнашкан.

Рәсемнең авторы — урам рәссамы Дамир Бозик. Киләчәктә композиция кыңгырау һәм ак барс белән тулыландырылачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot