Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кама елгасының йөз ел элек ясалган картасы Парижда табылган
Алты метрлы карта папкага җыеп куелган булган.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Кама елгасының 1911 елда ясалган уникаль картасын Пермьдә компьютер программасы ярдәмендә яңарттылар. Аны Россия кешесе Парижның букинистика кибетендә сатып алган булган.
Су ресурсларының федераль агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алты метрлы карта папкага җыеп куелган булган. Документ искергән, бөгелгән урыннарында мәгълүмат юкка чыккан.
Белгечләр сүзләренчә, картаны реставрацияләп булмый, әмма беренче чыганакны компьютерда яңарту мөмкинлеге бар.
Кама елгасы бассейны су идарәсе җитәкчесе Александр Михайлов картаның губернаның баш җир үлчәүчесе Иван Ткаля тарафыннан төзелүен әйтте. Схемада Кама елгасының чишмәдән алып тамагына кадәр йөз ел элек, ягъни Кама ГЭСы һәм Идел-Кама каскады төзелешенә кадәр, нинди булганы күренә.

«Документ Пермь, Нократ, Уфа һәм Казан земстволары карталары буенча төзелгән. Хәзер бу төбәкләр башка исемнәрне йөртә. Шулай ук автор Пермь губернасы межа архивы мәгълүматларын, статистик бүлекнең суднолар йөреше карталарын, Элемтә юллары министрлыгы мәгълүматларын һәм пароходчылык командиры Любимовның гамәли картасын да кулланган», — дип аңлатты Михайлов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз