news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә дәгъва кыла

Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә Казанга әлеге мактаулы исемне бирү турындагы тәкъдимне хуплады.

Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә дәгъва кыла
архив/Владимир Васильев

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Казан шәһәре Башкарма комитеты татарстанлыларны Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү өчен тавыш бирүдә катнашырга чакыра.

«Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем халкы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларын җиңүдә сизелерлек өлеш керткән Россия шәһәрләренә тапшырылачак. Казан әлеге мактаулы исемгә дәгъва кылган 20 шәһәрнең берсе.

Казан өчен za.kzn.ru сайтында тавыш бирергә мөмкин.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россиядә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме өчен тавыш бирүне РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү белән бер үк вакытта үткәрергә ниятлиләр.

Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә Казанга әлеге мактаулы исемне бирү турындагы тәкъдимне хуплады.

news_right_1
news_right_2
news_bot