news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Җиңү волонтерлары» Россия көне уңаеннан интеллектуаль онлайн-уенда катнашырга чакыра

Уенда өч блокка (Россиянең үткәне, киләчәге һәм бүгенгесе) караган сорауларга җавап бирергә кирәк.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). «Җиңү волонтерлары» гомумроссия хәрәкәте 14 яшьтән өлкәнрәк һәм теләге булган һәркемне «Россиянең җиңүләре» дигән интеллектуаль онлайн-уенда катнашырга чакыра.

Уен алдыннан һәр катнашучы трансляциягә күчү өчен сылтама алачак. Ул 30 минут дәвам итәчәк, аның барышында һәркемнең өч блокка (Россиянең үткәне, киләчәге һәм бүгенгесе) караган сорауларга җавап бирү мөмкинлеге булачак. Төп бүләк – Россиянең кайсы да булса бер шәһәренә сәяхәт.

Уенда катнашу өчен волонтерыпобеды.рф сайтында теркәлергә һәм https://волонтёрыпобеды.рф/lk/mgr/events/id/3285 сылтамасы буенча чарага язылырга кирәк.

Уен 12 июньдә Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100