news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы хәбәрләрен хәзер телеграм-каналдан укып була

Иң беренчеләрдән булып яңалыкларыбыздан хәбәрдар булырга теләгән һәр кешегә каналга язылырга киңәш итәбез, ди «Әгерҗе хәбәрләре» сайты мөхәррире Ләйсирә Җиһангәрәева.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Әгерҗе районы халкы өчен телеграмда махсус канал ачылды, аны «Әгерҗе хәбәрләре» («Агрызские вести») редакциясе алып бара. Каналда район яңалыклары, Әгерҗе районында яшәүче кешеләр белән кызыклы әңгәмәләр, һава торышы турында фараз, бакчачыларга киңәшләр, файдалы мәгълүмат оператив рәвештә чыгып бара.

«Вакыт бер урында тормый. Бүген редакциядә заманча матбугат таләпләренә туры килә торган барлык технологияләрне дә кулланырга тырышабыз. Телеграм-канал да шушы максат белән булдырылды. Сайтта чыгып барган ике телдәге оператив яңалыклар һәм ашыгыч белдерүләр — барысы да телеграм-каналда урнаштырыла. Иң беренчеләрдән булып яңалыкларыбыздан хәбәрдар булырга теләгән һәр кешегә дә язылырга киңәш итәбез», — дип сөйләде «Әгерҗе хәбәрләре» сайты мөхәррире Ләйсирә Җиһангәрәева.

«Агрызские вести» телеграм каналына язылу өчен сылтама — https://t-do.ru/agr_vesti Аңа телеграм мессенджерын кулланган һәркем языла ала.

Әлеге телеграм-канал — «Татмедиа» челтәренә караган телеграм-каналларның чираттагысы. Бүгенге көндә «ТАТМЕДИА», «Интертат» иң популяр татар сайты», «Чаян», «Сөембикә журналы» телеграм-каналлары да эшләп килә. Якын киләчәктә һәр район газетасының телеграм-каналы булдырылыр дип күздә тотыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100