Балаларны кемнән якларга, нәрсәдән сакларга?

Балаларны кемнән якларга, нәрсәдән сакларга, дигән сорауга төмәнлеләр илдәге бүгенге вәзгыятьтән чыгып, күргән-белгәннәренә таянып җавап бирделәр
(Төмән, 9 июнь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмәндә бәйрәмнәр матур үтә, балалар өчен оештырылганнары бигрәк тә тә эчтәлекле һәм кызыклы итеп оештырыла, әмма төбәгебездә балаларга янаган куркыныч та җитәрлек әле.
Балаларны кемнән якларга, нәрсәдән сакларга, дигән сорауга төмәнлеләр илдәге бүгенге вәзгыятьтән чыгып, күргән-белгәннәренә таянып җавап бирделәр:
- Балаларны төрле авырулардан, игътибарсыз, битараф табиблардан сакларга кирәк.
- Балаларны бигрәк тә ваемсыз ата-аналарыннан якларга кирәк, аларның тупаслыгыннан, битарафлыгыннан, кансызлыгыннан, дөрес булмаган тәрбия бирүләреннән.
- Соңгы елларда көчәеп киткән гаилә җәберләвеннән сакларга кирәк балаларны.
- Педофиллардан бөтен җәмгыять бер булып сакларга тиеш балаларны.
- Балаларны тирә-юньдәге явызлыктан, җинаятьчелектән, аларның әхлагын җимерә, бозыклыкка, проституциягә, эчкечелеккә, наркоманиягә тарта торган бәндәләрдән сакларга кирәк.
- Балаларны мәгълүмат чараларындагы фикерләүне тоткарлый торган, бозыклыкны, вәхшилекне пропагандалый торган программалардан, бигрәк тә телевидениенең чиктән ашкан оятсызлыкларны күрсәтүеннән сакларга кирәк.
- Балаларны җәмгыятьтәге тискәре күренешләрдән, урам йогынтысыннан сакларга кирәк. Тик балага тискәре йогынты ясый торган күренешләрне күрсәтмәскә тырышып түгел, чөнки тормышта беркем дә очрашмый калмый алар белән, ә бозыклыкка, әшәкелеккә, җинаятьчелеккә каршы тора алырлык әхлакый-рухи тәрбия биреп әзерләргә кирәк баланы реаль тормышка.
- Балаларны явызланудан сакларга кирәк. Яшүсмерләр арасында бер-берләрен рәхимсез җәберләү очраклары бигрәк тә сагайтырга тиеш җәмгыятьне.
- Балаларны ачлыктан, хәерчелектән, икенчеләрен – башкалардан өстенлек хисе тәрбияли торган артык байлыктан, байлык эчендә яшәгән балаларны эшсезлеккә гадәтләнүдән, һәр баланы эшләмичә баю омтылышыннан сакларга кирәк.
- Гаммәви психоздан сакларга кирәк балаларны.