news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Сабантуй бәйрәменә әзерләнәләр

Түбән Кама урамнары Сабантуйга чүп-чардан тулысынча чистартылачак. 11 июньдә шәһәрдә гомумшәһәр чәршәмбе өмәсе уза

(Түбән Кама, 9 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбәнкамалылар Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтәргә әзерләнә. Сабантуй 14 июнь көнне “Ильинка” мәдәни-спорт комплексы территориясендә узачак. Бәйрәм алдыннан бу атнада гомумшәһәр чәршәмбе өмәсе үтә.
Бүгенге “эшлекле дүшәмбе” утырышында билгеле булганча, 11 июньдә Түбән Кама урамнарында чүп-чарны җыештырырга, газоннардагы үләнне чабарга һәм бордюрларны буярга шәһәрдәге барлык предприятие һәм оешмаларның хезмәткәрләре чыгачак.






news_right_1
news_right_2
news_bot