news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Григорий Рапота Башкортстанда эш сәфәрендә булды

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапотаның Башкортстанга эш сәфәре тәмамланды

(Уфа, 9 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапотаның Башкортстанга эш сәфәре тәмамланды.
Григорий Рапота Уфага кичә килгән иде. Биредә ул, Республика йортында, Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Аннан соң Премьер-министр Раил Сарбаев, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Констатин Толкачев һәм башка югары җитәкчеләр белән дә очрашты.
Югары кунак шулай ук Уфадагы кайбер эре ширкәтләргә, шул исәптән, Мотор төзүчеләр берләшмәсенә дә барды. Кайбер оешмаларда да булып, Башкортстан тормышы белән якыннан танышты Г. Рапота.
Шуннан соң, Григорий Рапота Башкортстандагы югары җитәкчеләр, эре ширкәтләр башлыклары һәм республикадагы федераль оешмалар вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.
Уфадагы зур төзелешләрне һәм тарихи урыннарны да карап йөрде хөрмәтле кунак. Аеруча Башкортстандагы киң билгеле Этнография музее ядкарьләре белән танышудан соклануын белдерде ул.
Григорий Рапота, эш сәфәрен тәмамлап, бүген Башкортстаннан китте.

news_right_1
news_right_2
news_bot