Башкортстанда Сабантуйлар дәвам итә

Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелегендәге вәкиллек Баймак районында эш сәфәрендә булды
(Уфа, 9 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелегендәге вәкиллек Баймак районында эш сәфәрендә булды.
Республиканың көнъягында урнашкан бу райондагы күп кенә ширкәтләр һәм андагы “Талкас” шифаханәсе эшчәнлеге белән танышты югары җитәкчеләр.
“Талкас” шифаханәсендә күп кенә төзелеш эшләре алып барыла. Чисталыгы һәм зурлыгы белән данлыклы Талкас күле буенда урнашкан бу шифаханә якын арада иң матур ял урыннарының берсе булачак.
Республика Президенты Мортаза Рәхимов Баймакта узган “Бөрҗән ыруы җыены”нда да катнашты. Сабантуй кысаларында оештырылган шушы чарага меңнәрчә кеше, шул исәптән читтән кайткан якташлар да килгән иде.
Узган ял көннәрендә республиканың күп кенә районнарында шулай ук Сабантуйлар булып үтте. Көннәр салкын һәм яңгырлы торуга карамастан, милли бәйрәмебезне һәр җирдә күңелле оештырдылар. Бу атна азагында да байтак кына районнарда Сабантуй бәйрәмнәре үтәчәк. Аларга, гадәттәгечә, республиканың югары җитәкчеләре дә барачак.