Ульяновскида “Татар чибәре – 2007” матурлык конкурсы булып узды

Ульяновскида “Татар чибәре – 2007” матурлык конкурсы булып узды

(Ульяновски, 9 июнь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәренең нәкъ үзәгендә урнашкан “Сахара” татар ресторанында “Татар чибәре – 2007” дип исемләнгән матурлык бәйгесе үткәрелде. Өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте һәм татар эшкуарларының “Сембер” клубы тарафыннан оештырылган әлеге чарада дистәдән артык туташыбыз катнашты. Конкурста үзләренең сәләтләрен күрсәтергә җөрьәт итүчеләр арасында хәтта ерак татар авылларыннан килгән вәкилләр дә бар иде.

Төбәгебез күләмендә беренче тапкыр уздырылган бу конкурс, әлбәттә инде, яшь буын вәкилләрен халкыбызның милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолаларына җәлеп итү, сылуларда матурлык хисе тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шулай ук кызларның әхлакый, эстетик һәм физик үсешенә булышлык итү һәм өлкәбез районнарында эшләп килүче мохтәриятләр арасында элемтәләрне ныгыту максаты куйган иде. Өлкә хакимияте, мәркәзебез Казан, модель һәм шоу-бизнес вәкилләреннән, милли мәдәният эшлеклеләре һәм иганәчеләрдән торган жюри әгъзалары туташларның чыгышын нәкъ шул таләпләрне исәпкә алып бәяләделәр.

Сәхнәгә милли татар костюмыннан килеп чыкканнан соң, конкурста катнашучылар визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, ягъни ике телдә - русча һәм татарча үзләре, әти-әниләре, якыннары белән таныштырып үттеләр. Аннары татар халкының бай рухи мирасы, йолалары һәм гореф-гадәтләре хакында тәфсилләп сөйләделәр. Дизайнерлар тарафыннан әзерләнгән затлы күлмәкләрдән дә туташлар гаҗәеп дәрәҗәдә чибәр күренделәр. Интеллектуаль бәйгедә исә сылулар тапкыр, акыллы һәм зирәк булуларын ачык күрсәттеләр.

Ниһаять, конкурсның нәтиҗәләрен игълан итү вакыты да килеп җитте. “Татар чибәре – 2007” бәйгесендә җиңүче итеп “Стройпластмасс-СП” ширкатенең торак-коммуналь хуҗалыгы хисапчысы Галия Деникаева танылды. Аңа җиңүче тасмасы һәм төп приз – DVD-плейер тапшырылды. Шулай ук Галия 16 июнь көнне өлкә Сабан туе сәхнәсеннән чыгыш ясау хокукына да лаек булды. Милләттәшләремә моңлы җырларыбызны бүләк итәргә җыенам, диде туташ. Ә Ишеевка эшчеләр бистәсендә яшәүче Зөлфия Вәлиевага икенче урын бирелде. Чардаклы районы Үрән авылы чибәре Юлия Сафиуллованың тырышлыгы исә өлкә татар мохтәрияте тарафыннан югары бәяләнде – ул мәркәзебез Казанның җәйге сәламәтләндерү лагеренә юллама белән бүләкләнде. Милләт җанлы кызыбыз татар теле буенча өлкә олимпиадаларында да һәрвакыт алдынгы урынны яулый, диде Юлиянең укытучысы Әлфия Алимова.