Ислам конференциясе Яшьләр форумы вәкилләре Татарстан яшьләр оешмалары лидерлары белән очрашты

Ислам конференциясе Яшьләр форумы вәкилләре Татарстан яшьләр оешмалары лидерлары белән очрашты

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында, Ислам конференциясе Яшьләр форумы вәкилләре һәм Татарстан яшьләр оешмалары лидерлары очрашуы узды.

Очрашуда ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев, Төркия Республикасы Премьер-министрының генераль киңәшчесе Әхмәт Даутоглы, Ислам Конференциясе Оешмасы Яшьләр форумының Берләшкән Милләтләр Оешмасындагы вәкиле Мехмет Челеби, Ислам конференциясе яшьләр форумы (ИКЯФ) президенты, Төркия Премьер-министрының дини мәсьәләләр буенча киңәшчесе Али Сарыкая һәм ИКЯФ генераль секретаре Эльшад Искәндәров, Таатрстанның “Яшь гвардия”, “Эшче яшьләр”, “Сәләт”, “Яшь галимнәр”, “ТР Студентлар лигасы” оешмалары вәкилләре катнашты.

Әхмәт Даутоглы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка республика мәркәзендә җылы кабул итү өчен олы рәхмәтен ирештерде. Ул форумны Казанда оештыру тәкъдиме белән чыгучыларның дөрес карарга килгәннәрен билгеләп узды. “Казан төрле мәдәниятләр кисешкән урын, көнчыгыш һәм көнбатыш цивилизацияләр бишеге”, - дип, Әхмәт Даутоглы цивилизацияләр турындагы әңгәмә өчен Татарстан башкаласының гаять кулай урын булуына басым ясады. Киләчәктә ул Казанның дөньякүләм мәдәни багланышлар үзәгенә әвереләчәгенә өметләрен баглап калды. Аның тарафыннан бүген залдагылар игътибарына төрле дөньяви цивилизацияләр турында лекция укылды.

Әлеге очрашу алдыннан ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев белән узган сөйләшүдә, Ислам Конференциясе Оешмасына керергә дәгъва кылучы республика яшьләр иҗтимагый берләшмәләре кандидатуралары тәкъдим ителде. Кайсы оешманың моңа лаек булуы шушы көннәрдә мәгълүм булачак.