Бу җәйдә Татарстанда 180 хезмәт отряды оештыру планлаштырыла

Бу җәйдә Татарстанда 180 хезмәт отряды оештыру планлаштырыла

(Казан, 9 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бу җәйдә республикада 180 хезмәт отряды оештыру планлаштырыла, алар мөһим объектлар төзелешендә, уңыш җыюда, шулай ук пионер лагерьларында педагог һәм вожатый, еракка йөри торган поездларда озата баручы булып хезмәт итәчәк. Моннан тыш, Казанның 1000 еллыгы белән бәйле юбилей тантаналарына әзерләнү һәм үткәрүдә 5000гә якын студентны катнаштыру планлаштырыла, 50сен - тәрҗемәче сыйфатында. Бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында матбугат конференциясендә сүз шул турыда барды. Анда министр урынбасары Андрей Кондратьев, Республиканың яшьләр биржасы һәм хезмәте директоры, Студентларның хезмәт отрядының республика штабы җитәкчесе Евгений Ефимов, ТР югары уку йортларының ректорларының уку-тәрбия эшләре буенча урынбасарлары советы рәисе Лариса Сулима һ.б. катнашты.

Россиянең кайбер төбәкләре дә Татарстан студентларын эш урыны белән тәэмин итү теләге белдерде. Казан мэры Камил Исхаков шулай ук студентларны хезмәт отрядларына ярдәм итәргә карар иткән, ул 6000 эш урыны тәкъдим иткән, әмма түбән хезмәт хакы булу сәбәпле, студентлар тарафыннан барлык вакансияләргә дә ихтыяҗ юк. Моннан тыш, матбугат конференциясендә министр урынбасары Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, беренче тапкыр югары уку йортлары ректорларын студентларның хезмәт отрядында эшләүләрен производство практикасы буларак санарга күндерү насыйп булган.

Бүгенге көндә Краснодарски краена уңыш җыярга китәчәк 23 отряд оештырылган. 18 төзелеш отряды Екатеринбург, Сургут, Сарански, Коми Республикасында хезмәт куячак. Тагын ике отряд республиканың Яңа Чишмә районында агросәнәгать комплексын төзүдә катнашачак. Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зәй Минзәлә, Бөгелмә, Чистай, Арча һәм Тәтештә территорияләрне төзекләндерү буенча студент отрядлары оештырыла.

Казанның 1000 еллыгына әзерлек кысаларында юлларны ремонтлау буенча 10 төзелеш отряды һәм ишегалларын, парк һәм скверларны яшелләндерү буенча 14 отряд оештырылган. Казанның юбилеен бәйрәм итү көннәрендә чит телләр факультетларында укучы студентларны тәрҗемәче буларак җәлеп итү планлаштырыла.