news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург татарлары Пискарев зиратындагы һәйкәлгә чәчәкләр салды

Пискарев зиратында 2001 елда Хәтер аллеясы оештырылган.

Санкт-Петербург татарлары Пискарев зиратындагы һәйкәлгә чәчәкләр салды
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта яшәүе татарлар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды. Алар Пискарев мемориаль зиратындагы «Ватан-Ана» монументына веноклар салды.

Тантанада Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге һәм төбәктә яшәүче татарлар катнашты.

Шулай ук алар Ленинград өчен көрәштә һәлак булган татарлар өчен Пискарев зиратында куелган мемориаль плитәгә дә чәчәкләр салдылар. 2001 елда монда Хәтер аллеясы оештырылган һәм «Татарстан Республикасы. Ленинградны саклаган якташларга — Мәңгелек дан» дип язылган мемориаль такта куелган.

«Сугыш елларында һәлак булганнарны искә алу өчен өчен Петербургта яшәүче меңләгән кеше килде», — дип яза Татарстан Республиканың Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегенең матбугат хезмәте.

Пискарев мемориаль зираты авыр сугыш еллары турында искә төшереп тора торган урыннарның берсе. Аңа 1939 елда нигез салынган һәм анда Бөек Ватан сугышы елларында туганнар каберлеге була. Туганнар каберлегендә Ленинградта яшәп, ачлыктан, салкыннан, атышлардан һәм бомбалардан һәлак булган 20 меңләп кеше, шәһәрне саклаган 70 меңнән артык сугышчы җирләнгән. Шулай ук монда 6 мең хәрбиләр кабере бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100