news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: милли мәнфәгатьләрне кайгыртачакбыз һәм халыкның иминлеген тәэмин итәчәкбез

Россия Президенты сүзләренчә, Җиңү яулаган кешеләр турында истәлек һәр гаиләдә кадерләп саклана.

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Президенты Владимир Путин Җиңү парадында чыгышында милли мәнфәгатьләрне ныклап кайгыртачакбыз һзм Россия халкының иминлеген тәэмин итәчәкбез, дип әйтте.

Мәскәүдәге Кызыл мәйданда уза торган Җиңү парадының туры трансляциясен Казанның Меңъеллык мәйданында күрсәттеләр.

«Россия халыкара хокуклар яулый, шул ук вакытта без үзебезнең милли мәнфәгатьләрне кайгартачакбыз, халкыбызның иминлеген тәэмин итәчәкбез. Моңа гарантия — Россиянең Кораллы көчләре — Җиңү солдаты варислары. Һәм әбәттә, илебезнең үсеше, Россиядәге гаиләләрнең иминлеге өчен уртак тырышлыгыбыз», — диде дәүләт башлыгы. 

Путин әйтүенчә, Җиңү яулаган кешеләрнең истәлеге һәр гаиләдә кадерләп саклана.

«Без аларның батырлыгы белән һәрвакыт горурланачакбыз, — диде ул. — Безнең ветераннар, аларның язмышы, ватанга тугрылыгы — безнең өчен үрнәк, без омтылырга тиеш югарылык. Уйларыбызда, эшләребездә һәм Ватан өчен кылыначак гамәлләребездә бу зур Җиңүнең әһәмиятен, кыйммәтен раслаячакбыз». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100