news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Меңьеллык мәйданында Җиңү парады бара

Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Казанның Меңьеллык мәйданында Җиңү парады бара
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Әлеге минутларда Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан тантаналы парад бара.

Тантана ачылганчы, мәйданда Җиңү парадында катнашучы шәхси состав тезелгән иде. Парад рәсми рәвештә ачылгач, мәйданга Россия, Татарстанның дәүләт әләмнәре, Җиңү байрагы чыгарылды.

Шулай ук парад башланганда былтыр Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән исем бирелүе билгеләп үтелде.

Бу вакытта республика улларының Ватанны сакларга китүе турында сөйләнде. Татарстаннан 700 меңләп кешенең сугышка киткәнен, аларның яртысының яу кырында ятып калганы, якташларыбызның 200 меңенең — орден һәм медаль иясе, 250 дән артыгының Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалерлары булуы билгеләп үтелде.

Казан гарнизоны хәрбиләре парады башланганчы тантанада катнашучылар Мәскәүдәге Кызыл мәйданда барган Җиңү парады күренешләрен, Россия Президенты Владимир Путинның Җиңү көне белән котлавын туры эфирдан күзәтте. 

Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татартстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөек Ватан сугышы ветераннары, казанлылар һәм башкала кунаклары катнаша.

Җиңү парадын «Татар-информ» сайтында онлайн карап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100