news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсөя Бәдретдинова: Җырчының күңелендә нәрсә булганын тамашачы белми дә кала

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган концертта чыгыш ясаганнан соң, Илсөя Бәдретдинова «Татар-информ» хәбәрчесе белән аралашып алды.

Илсөя Бәдретдинова: Җырчының күңелендә нәрсә булганын тамашачы белми дә кала
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган концертта җырчы Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясады.

Кремль янындагы мәйданда җырчы үз репертуарыннан берничә җыр башкарды. Күптән түгел апасы үлүенә карамастан, җырчы, кайгысын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, сәхнәдә сер бирмәде.

«Минем эшем шул бит… Күп кенә вакытта артистның күңел түрендә нәрсә барлыгын тамашачылар белмичә дә кала. Һәм бу дөрес, шулай булырга тиеш тә ул. Хезмәттәшләрем мине яхшы аңларлардыр, дип уйлыйм», — дип уртаклашты Илсөя Бәдретдинова чыгышыннан соң «Татар-информ» хәбәрчесе белән.

Җырчы үзенең иҗат төркеме белән хәрби стильдәге костюмнардан чыгыш ясады.

«Бәйрәменә туры китереп, үзенә күрә сәхнәчә дә, хәрби киемгә дә охшаган костюм булсын дип сайладык», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100