Җиңү көненә багышлап, татар блогерлары «Егерме миллион» шигырен укыды

«Tufan» каналында яңа видео чыкты.

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татар блогерлары Җиңү көненә багышлап Разил Вәлиевнең «Егерме миллион» шигырен укыдылар.

You Tube хостингында «Tufan» каналында чыккан видеода Айваз Садыйров, Лилия Хәйруллина, Рузанна Хәбибуллина, Рәфис Атаказов катнаша.