news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда беренче тапкыр оркестр белән узган Җиңү парадына атлы җайдаклар да кушылды

Җиңү парадында хәрби техника, атлы кавалерия, пехота гаскәрләре, танкистлар, элемтәчеләр һ.б. булды.

Чаллыда беренче тапкыр оркестр белән узган Җиңү парадына атлы җайдаклар да кушылды
http://nabchelny.ru

(Чаллы, 9 май, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллыда Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган хәрби парад быел беренче тапкыр оркестр белән үтте. Парадка атлы җайдаклар да кушылды.

82 нче кадет мәктәбе укучылары уйнаган тантаналы марш көенә әлеге мәктәпнең барабанчылар колоннасы, Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, чик буе гаскәрләре ветераннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, кадет мәктәпләре, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары узды.

Аларны пехота гаскәрләре, танкистлар, элемтәчеләр алыштырды.

Парадны Чаллы эчке эшләр идарәсе патруль-пост хезмәтенең атлы кавалерия бүлеге дәвам итте. Атлы патрульнең төп бурычы — шәһәр халкы күпләп ял итә торган урыннарда тәртип саклау. 

Җиңү парадында хәрби техника да катнашты. Мәйдан буйлап «АСТЕЙС» акционерлык җәмгыятендә эшләнгән «КАМАЗ», бронялы «Патруль» автомобиле үтте. Алардан соң «КАМАЗ-43269» — «Выстрел» бронялы махсус автомобиле, санитар автомобиль, төрле йөкләр һәм прицеп системасын йөртә торган броня модульле «КАМАЗ-5350», «КАМАЗ «Мустанг» ларына юл бирелде. 

Парадны дөньякүләмендә танылган «КАМАЗ-мастер» командасы автомобиле йомгаклады.

Чара шәһәрнең Үзәк урамында бәйрәм концерты белән дәвам итте. Яр буе паркында ветераннарны һәм шәһәр халкын солдат боткасы белән сыйладылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100