news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның Татар Ямалы авылында беррәттән ике һәйкәл сафка басты

Ике һәйкәлне берләштергән мәйданны төзекләндерүдә, тәртипкә китерүдә дә чик сакчылары зур хезмәт куйган.

Актанышның Татар Ямалы авылында беррәттән ике һәйкәл сафка басты
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 9 май, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актаныш районының Татар Ямалы авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә ачылган һәйкәл белән беррәттән чик сакчыларына стела да сафка басты.

Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә ачылган һәйкәл авыл халкының үзара салым акчаларына башкарылып чыккан. Бүгенге көндә Татар Ямалы җирлегендә 16 тыл ветераны, 54 сугыш чоры баласы исәпләнә. 

Үзәктәге ике һәйкәлне берләштергән мәйданны төзекләндерүдә, тәртипкә китерүдә дә чик сакчылары зур хезмәт куйган.


news_right_1
news_right_2
news_bot