news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы Кәрәкәшле авылында яңа һәйкәл куелды

Һәйкәл район һәм җирле хуҗалык хисабына ясатылган.

Ютазы районы Кәрәкәшле авылында яңа һәйкәл куелды
http://yutazy.ru/news/aktual/krkshle-avylynda-yaa-ykl-kueldy

(Ютазы, 9 май, «Татар-информ»,«Ютазы таңы», Лилия Гәрәева). Ютазы районы Кәрәкәшле авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә яңа һәйкәл куелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Яңа һәйкәл мәдәният йорты территориясенең алгы ягында урнаштырылды. Һәйкәл район һәм җирле хуҗалык хисабына ясатылган, эшне бүген тулысынча тәмамлау күздә тотыла.

«Авылыбыздагы иске һәйкәл дә сакланып калды, аның территориясен мәдәният йорты хезмәткәрләре матурлап буяп, чистарттылар. Бүген менә һәйкәл урнаштырудан тыш, мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләр белән батырларның исемнәре язылган истәлек ташларын яңартабыз, — дип эшләгән эшләре турында сөйләде Кәрәкәшле авылы мәдәният йорты директоры Эльвира Исхакова.


news_right_1
news_right_2
news_bot