Казанда матбугат вәкилләре журналистлар һәм полиграфистлар һәйкәленә чәчәкләр салды

Акциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларыннан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алды.

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген, Җиңүнең 75 еллыгы көнендә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Бөек Ватан сугышы фронтларында Ватанны саклаган журналистлар һәм полиграфистлар истәлегенә куелган монументка чәчәкләр салды.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, Татарстан журналистлар союзы, газета-журнал һәм телекомпания җитәкчеләре фашизмга каршы көрәштә үз гомерләрен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алды һәм монументка кызыл канәферләр салды.

  • «Татмедиа» бинасы янында урнашкан журналистлар һәйкәленә Җиңү көне уңаеннан чәчәкләр салу инде күркәм традициягә әверелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бөек Ватан сугышында Татарстаннан 118 язучы һәм журналист катнашкан, аларның 30дан артыгы яу кырында ятып калган.

Алдарак Татарстан халкын Җиңү Көне белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады. «Татарстанлыларның тиңдәшсез батырлыгы Бөек Җиңү елъязмасының күп кенә шанлы сәхифәләрендә теркәлгән. Бөек Җиңү безнең өчен тарихи дата гына түгел, бәлки шөһрәтле илнең данлы халкы, аның фидакарьлеге, түземлеге, кыюлыгы һәм рухи ныклыгы күрсәткече, гражданнар буларак тәңгәллегебезнең аерылгысыз бер өлеше, бөеклек тантанасы һәм бөтенхалык казанышы булып тора», — диде Рөстәм Миңнеханов.

  • 1941– 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Ватанны саклаган журналистлар һәм полиграфистлар истәлегенә һәйкәл 2010 елның маенда Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Идел-Пресс» нәшрияты инициативасы буенча рекордлы кыска вакыт эчендә куелган иде.