news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөек Ватан сугышында катнашучыларны аларның ишегалларында котладылар

Татарстан башкаласының ишегалларының берсендә Бөек Ватан сугышы ветераны, беренче ранг капитаны Рөстәм Хәбибуллинны котладылар.

Казанда Бөек Ватан сугышында катнашучыларны аларның ишегалларында котладылар
Владимир Васильев

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Татарстанның яшьләр оешмалары 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын, анда катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп "Ишегалды белән җырлыйк" концертын уздырдылар. Концертта төбәк мәдәният эшлеклеләре, музыка һәм бию коллективлары катнашты.

Татарстан башкаласының ишегалларының берсендә Бөек Ватан сугышы ветераны, беренче ранг капитаны Рөстәм Хәбибуллинны котладылар.

«Бүген искиткеч һәм бөек көн - Җиңү көне. Дөньяда барган хәлләргә карамастан, без ветераннарыбыз өчен бәйрәм оештырабыз һәм сезгә баш өстендә тыныч күк йөзе өчен тагын бер кат рәхмәт әйтү мөмкинлеге бар. Белгәнегезчә, барлык зур бәйрәм чаралары гамәлдән чыгарылган, әмма безнең һәр ветеранга һәм һәр ишегалдында бәйрәм ясау мөмкинлеге бар», — диде ТР Яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Анна Захматова. Ул мондый концертлар бөтен республика буенча уза, ә аларның төп нәтиҗәсе-ветераннар йөзендә елмаю һәм шатлык, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100