news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көчле җил Кукмара үзәгендәге бинаның түбәсен алып аткан

Өзелгән түбә бина янына куелган машиналарга егылып төшкән. Башлангыч мәгълүматлар буенча зыян күрүчеләр юк.

Көчле җил Кукмара үзәгендәге бинаның түбәсен алып аткан
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Көчле җил Кукмара үзәгендәге бинаның түбәсен алып аткан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген кичке алтынчы яртыда көчле җил Кукмарада Ленин урамындагы бинаның түбәсен алып аткан, аның беренче катында кибет урнашкан. Өзелгән түбә бина янына куелган машиналарга егылып төшкән. Башлангыч мәгълүматлар буенча зыян күрүчеләр юк. Егермегә якын автомобиль зыян күрде, аларның алтысына зур зыян килгән, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев.

«Көчле җил вакытында «Пятерочка» кибетенең түбәсе тулысынча җимерелде. Без шунда ук хәрабәләр астында кешеләр калмаган микән дип видеокүзәтүне карадык. Аллага шөкер, корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк. Дүрт кеше соңгы мизгелдә генә кибеткә кереп китәргә өлгергән», - дип хәбәр итте район башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot