news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт изоляциядән соң хезмәт хакы артачак өлкәләрне атады

Эпидемия һәм озакка сузылган изоляциядән соң күп кенә белгечләргә ихтыяҗ һәм тәкъдим үзгәрәчәк.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Коронавируска бәйле вазгыять хезмәт базарында үзгәрешләр китереп чыгарачак. Пандемиядән соң да нинди хезмәтләргә ихтыяҗ булачагын, кайсыларына кимиячәген, шулай ук кемнәрнең хезмәт хакы артачагын хәзердән үк фаразларга була. Бу хакта Г.В.Плехнов исемендәге РЭУның «Кеше капиталын үстерү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швецка сылтама белән РИА Новости яза.

«Эпидемия һәм озакка сузылган изоляциядән соң хезмәт базары, әлбәттә элеккечә булмаячак. Күп кенә белгечләргә ихтыяҗ һәм тәкъдим үзгәрәчәк, акча түләү, хезмәт оештыру дәрәҗәсе дә башкача булачак», — дип саный ул.

Хәзер пандемиянең иң үскән чорында ике уңай якны аерып күрсәтергә була. Мәсәлән, эшчеләргә ихтыяҗ һәм керем арта, болар: фармацевтика, азлап сату, онлайн хезмәтләр, шул исәптән күңел ачу һәм белем алу буенча хезмәтләр.

Әмма иртәме-соңмы пандемия бетәчәк, фармацевтика хезмәтләренә һәм товарларына, азлап сату-китереп бирү буенча хезмәтләргә ихтыяҗ кимиячәк. Шул сәбәпле бу өлкәләрдә хезмәт хакының җитди артуы көтелми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100