Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
26 мең Татарстан кешесе #ҮЛЕМСЕЗПОЛКОНЛАЙН хэштегы белән истәлекләр урнаштырган
Хәзерге вакытта «Үлемсез полк. Татарстан» онлайн-марафоны Уoutube-каналда һәм барлык социаль челтәрләрдә бара.
(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Соңгы 2-3 атна эчендә 26 мең Татарстан кешесе социаль челтәрләргә #ҮЛЕМСЕЗПОЛКОНЛАЙН хештегы белән фотолар һәм истәлекләр урнаштырган. Бу хакта «Үлемсез полк. Татарстан» онлайн-марафоны кысаларында «Россиянең Үлемсез полкы» Гомумроссия хәрәкәтенең үзәк штабы әгъзасы, региональ бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Халиков җиткерде.
«Хәзерге технологияләр күпме кешенең онлайн катнашуын санап чыгарга мөмкинлек бирә. Кешеләр фотолар гына урнаштырып калмыйча, Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннары турында истәлекләр белән уртаклашалар», — диде Тимур Халиков.
«Үлемсез полк» гомумроссия хәрәкәте быел онлайн форматка күчте. Хәзерге вакытта «Үлемсез полк. Татарстан» онлайн-марафоны youtube-каналда һәм барлык социаль челтәрләрдә бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз