Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт полиция хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырды
Очрашу барышында ветераннар фронтта үткән сугыш елларын искә төшерде һәм авыр чорларның хәтирәләре белән уртаклашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Әлмәт, 9 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге җитәкчелеге Иҗтимагый совет әгъзалары ярдәме белән Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып, аларны Җиңү бәйрәме белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Полиция хезмәткәрләре ветераннарга Ватан алдында кылган батырлыклары һәм якты киләчәгебез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Алар ветераннарга нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык, сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Очрашу барышында ветераннар фронтта үткән сугыш елларын искә төшерде һәм авыр чорларның хәтирәләре белән уртаклашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз