“Үлемсез полк” гражданлык йөреше туганлык җепләрен ныгытырга ярдәм иткән

Катнашучылар, әби-бабаларын искә алу өчен, акциягә дуслары һәм туганнары белән килгәннәр.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казанда узучы “Үлемсез полк” гражданлык-патриотик хәрәкәте катнашучысы Нияз Мөбарәкшин әлеге акция туганлык һәм дуслык җепләрен ныгытырга ярдәм итә дип исәпли. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Үлемсез полкта өченче тапкыр, коллегаларым белән катнашабыз. Әлеге чарада сугышта катнашкан әби-бабаларыбызны искә алудан тыш, безнең туганнар, дуслар белән араларны якынайта, туганлык һәм дуслык җепләрен ныгыта”, - диде ул.

Катнашучы портретта бабасы Нәкыйп Гаязов сурәтләнгәнен сөйләде. “Ул 1911 елда 12 мартта туган. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 30 яшь була. Гади солдат буларак, бабай сугышка киткән һәм танк йөртүче булган”, - диде ул.

Нияз Мөбарәкшин бабасы 1943 елда Т-70 танкында сугышканын әйтте. Бер һөҗүмдә фашистларга каршы сугышканда танк сазлыклы урында батып кала. Бабай аны нейтраль полосадан чыгара һәм Совет солдатларының немецлар тарафыннан пленга алуларын күрә. Бабам безнекеләргә булыша”, - диде ул

“Шуннан соң Нәкыйп бабай һәм калган Совет солдатлары частьләрен таба. Бу батырлыгы өчен командир һәм минем бабам “Кызыл Йолдыз” орденнары белән бүләкләнә. 1945 елда, Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, бабам Япон империалларына каршы сугыша һәм 1946 елда гына туган якка кайта”, - дип сөйләде катнашучы.

“Үлемсез полк” – бик тә кирәкле акция. Ул әби-бабаларыбызны искә алу өчен зур күләмдә үтә торган чара. Аның дәвамлы булуын телим”, - диде Нияз Мөбарәкшин.