news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Фәррахов: Сугышта катнашкан кешеләр “Үлемсез полк”ны күреп, сөенәләрдер

Депутат сугыш афәтләре беркайчан да кабатланмасын дигән теләген җиткерде.

Айрат Фәррахов: Сугышта катнашкан кешеләр “Үлемсез полк”ны күреп, сөенәләрдер
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов бүген искә алган кешеләр “Үлемсез полк” гражданлык-патриотик акциясе хәрәкәтен күреп, шатланалардыр дип уйлый. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Айрат Фәррахов “Үлемсез полк” акциясе хәрәкәтенең беренче елыннан ук катнашып килгәнен әйтте. “Үлемсез полк” – патриотик акция. Беркайчан да сугыш афәтләре кабатланмасын иде”, - диде ул.

“Кулыма – әнинең әтисе Таһир Ижболдин портретын тоттым. Ул сугышка киткәндә минем апам күкрәк баласы гына була. Әниемә нибары алты яшь. Әмма ләкин ул армиягә алына. Бабам 2нче удар армиясе һәлак булган җир – Мясной Бор авылы районында вафат була. Төгәл үлү урыны, кызганыч, билгесез”, - диде депутат.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot