Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чит илләр башлыклары россиялеләрне Җиңү көне белән котлады
Дәүләт башлыклары РФ Президенты Владимир Путин исеменә котлау телеграммалары юллады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Чит ил лидерлары Россия Президенты Владимир Путинны һәм барлык россиялеләрне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы белән котлады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.
Путинга Абхазия Президенты Рауль Хаджимба, Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев, Әрмәнстан Президенты Серж Саргсян, Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко, Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев, Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев, Молдова Республикасы Президенты Игорь Додон, Никарагуа Президенты Даниэль Ортега, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон, Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев, Көньяк Осетия Президенты Анатолий Бибилов, Сербия Республикасы (Босния һәм Герцеговина) Президенты Милорад Додик, Израиль Премьер-министры Беньямин Нетаньяху һәм Израиль дәүләте Президенты Реувен Ривлин котлау телеграммалары юллады.
Игорь Додон Мәскәүдәге Александр бакчасында Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салуда да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз