«Татар-информ» агентлыгы Казаннан бәйрәм парады онлайн-трансляциясе тәкъдим итә

Бәйрәм чарасында 2 меңнән артык кеше катнашуы көтелә

  (Казан, 9 май, «Татар-информ»). Бүген "ТНВ" телеканалы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм парады трансляциясен тәкъдим итә. Онлайн-трансляцияне сәгать 10да "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында да карарга мөмкин булачак.

Бәйрәм чарасында 2 меңнән артык кеше - Казан югары хәрби команда училищесы офицерлары һәм курсантлар, ЭЭМ хезмәткәрләре, РФ Эчке гаскәрләр хәрбиләре, Казан вузлары студентлары, Суворов училищесы, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм таможня хезмәте хезмәткәрләре һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнашачак. Шулай ук 20 берәмлек чамасы хәрби техника да булачак.