Бүген – Җиңү көне

9 майда Россиядә бөтен халык бәйрәме – 1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә
(Казан, 9 май, “Татар–информ”, Нина Нарыкова). Бүген – совет халкының 1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме.
9 майда Россиядә бөтен халык бәйрәме – 1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә. Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында иң зур кораллы бәрелешләрдән санала. Баренц диңгезеннән алып Кара диңгезгә кадәр сузылган гаять зур фронтта ике яктан да 8–12 миллион кеше сугыша, 5–20 мең танк һәм үзйөрешле артиллерия җайланмалары, 150–320 мең орудие һәм миномет, 7–19 мең самолет кулланыла.
Илбасарларга каршы көрәшкә бөтен ил күтәрелә. Фронтта һәм тылда барлык милләт халыкларын бары тик җиңү максаты берләштерә. Инде 1941 елда ук Германия генералитеты тарафыннан әзерләнгән яшен тизлегендә җиңү планы Мәскәү янында челпәрәмә килә. Дөнья Брест крепосте геройлары, Ленинград һәм Сталинград, Киев һәм Минск, Одесса һәм Севастополь, Новороссийск һәм Керчь, Тула, Смоленск һәм Мурманскины саклаучыларның батырлыгын онытмый. Алар – герой–шәһәрләр.
Дүрт елга якын вакыт эчендә СССР Кораллы Көчләре фашистлар блогының 607 дивизиясен тар–мар итә. Көнчыгыш фронтта немец гаскәрләре һәм аларның союздашлары 7,5 миллионга якын кешесен югалта. Дистәләрчә мең танк һәм сугышчан самолет юк ителә. Шул рәвешчә фашизмның хәрби машинасы юкка чыгарыла, шуның белән бергә фашистларның өченче рейхы, нацистлар Германиясенең дәүләт төзелеше җимерелеп төшә. Һәр совет гаиләсенә фаҗига булып кергән сугыш СССРның җиңүе белән тәмамлана. 1945 елның 8 маенда Германиянең капитуляциясе турындагы актка кул куела. 9 май Бөек Җиңү көне дип игълан ителә. Шуннан бирле Җиңү көне бөтен дөньяда билгеләп үтелә. 1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында Җиңү Парады уза. Парадны СССР оборона халык комиссариатының беренче урынбасары, Югары башкомандующий урынбасары, 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре командующие Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков кабул итә.
Шул көннән алып Җиңү көне хөрмәтенә хәрби парадлар үткәрү традициягә әверелә. Җиңү көнендә ветераннар очрашуы, тантаналы чаралар һәм концертлар уза. Сугышчан дан һәйкәлләре, мемориаллар, туганнар каберлегенә чәчәкләр салына. Ел саен бу көнне герой–шәһәрләр – Мәскәү, Санкт–Петербург, Волгоград, Новороссийск, Тула, Смоленск, Мурманскида, шулай ук Калининград, Ростове-Дон, Самара, Екатеринбург, Новосибирск, Чита, Хабаровск, Владивосток, Североморск һәм Севастополь калаларында артиллерия салюты яңгырый.