news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» рәсми telegram-каналына язылучылар саны биш меңнән артты

Бу мессенджерда рәсми каналлары булган барлык массакүләм матбугат чаралары арасында лидерлык турында сөйләргә мөмкинлек бирә.

«Татмедиа» рәсми telegram-каналына язылучылар саны биш меңнән артты
Михаил Захаров

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). «Татмедиа» рәсми telegram-каналы укучыларының аудиториясе 5 меңнән артып китте. Мондый күрсәткечләр белән канал Telegram мессенджерында Татарстанның башка массакүләм мәгълүмат чаралары каналлары арасында абунәчеләр саны буенча лидер булып тора. Бу хакта «Татмедиа» АҖнең массакүләм матбугат чаралары департаменты җитәкчесе Арсений Соколов сөйләде.

«Татарстанда telegram-каналлар базары актив үсә һәм без заман белән бергә атларга омтылабыз. Без 5 меңнән артык абунәче җыйдык. Бу мессенджерда рәсми каналлары булган барлык массакүләм матбугат чаралары арасында лидерлык турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Канал контентына аудитория ихтыяҗы булу сөендерә», - диде Соколов.

Электрон ресурс 2019 елның августында булдырылды. Канал көн саен Татарстан Республикасында иң мөһим вакыйгалар турында яңалыклар, фото һәм видео бастырып чыгара. Telegram «Татмедиа» холдингы өчен социаль медиа өлкәсендә өстенлекле мәйданчыкларның берсе булып тора.

Чагыштыру өчен: Telegram мессенджерында «Реальное время» каналын 700гә якын кеше укый, «Бизнес Online» каналы 2 меңнән артык абунәчене үз эченә ала, Inkazan.ru рәсми сайтының якынча 3,4 мең укучысы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100