news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

Бу атнада Яр Чаллыда, Түбән Камада эшсез гражданнар саны кимгән.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Бу атнада Яр Чаллыда, Түбән Камада эшсез гражданнар саны кимгән. 2018 елның 25 декабренә булган мәгълүматларга караганда, әлеге шәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 930 һәм 913 эшсез исәпләнә. Бу турыда ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 179 граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 67 кешегә кимрәк.  

Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевскида һәм Кама Аланында эшсез гражданнар саны бераз арткан. Анда эшсез гражданнар саны 326, 396, 59 һәм 313 кеше тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100