news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү вакытында йортсыз сукбайларны приютлар кабул итә

Билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен республиканың өч шәһәрендә социаль адаптация үзәкләре эшли.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган вакытта дәүләт социаль адаптация үзәкләре авыр тормыш хәлендә калган билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган кешеләрне кабул итүне дәвам итә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда мондый үзәкләр өчәү - Казанда, Чаллыда һәм Бөгелмәдә. Аларда авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен өч тапкыр туклану оештырылган. Үзәкләр 155 урынга исәпләнгән. Мәсәлән, Казанның «Мәрхәмәт» үзәгендә 80 кеше яши», – диелә хәбәрдә.

Республикада полицейскийлар көн саен шәһәр урамнарында патрульлек итә һәм сукбай кешеләрне социаль үзәкләргә китерә. Ярдәмгә мохтаҗ гражданнар турында шулай ук республикада яшәүчеләр дә хәбәр итә ала. Мондый очракларда учреждение хезмәткәрләре урынга чыгып, йортсыз кешегә социаль адаптация үзәгендә урнашырга тәкъдим итә. Үзәктә булган сукбай кешеләр флюорография һәм башка медицина тикшерүләре уза.

Социаль адаптация үзәкләре кирәкле документларын әзерли һәм йортсыз кешеләрне интернат-йортларга билгели, кирәк булганда белгечләр документларны торгызуда ярдәм итә, эшкә урнашуда булыша. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында үзәк карамагындагыларның берсе дә учреждениеләрдән читкә чыкмый. Әгәр кешенең температурасы күтәрелсә, тамагы авыртса, аны изоляторга урнаштыралар һәм медицина бригадасын чакыралар. Хезмәткәрләр дә саклык чараларын үти: алар барысы да медицина битлекләре, перчаткалар, антисептиклар белән тәэмин ителгән. Учреждениеләрдә чистарту-җыю эшләре даими үткәрелә.

Республикада авыр хәлдә калган кешеләргә шулай ук кайбер мәчетләр һәм Татарстан митрополиясе дә ярдәм итә, анда көн саен 200гә якын кеше кайнар ризык белән тәэмин ителә. Республиканың кайбер коммерцияле булмаган оешмалары да билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләргә ярдәм итә, бүгенге көндә алар 100гә якын кешегә хезмәт күрсәтә.

Бөгелмә муниципаль районында билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен «Маяк» социаль адаптация үзәге түбәндәге адрес буенча урнашкан: Бөгелмә, Якупов ур., 38. Телефон: 8 (855) 944-37-17.

Чаллыда шундый кешеләр өчен «Перекресток» социаль адаптация үзәгенең адресы: Чаллы пр., 29а йорты. Телефон: 8 (855) 234-06-41.

Казанда «Мәрхәмәт» социаль адаптация үзәге 1 нче Муромская ур., 33а йортында урнашкан. Үзәк телефоннары: 8 (843) 571-78-47 һәм 571-78-67.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100