Татарстанда Җиңү көне парадын күчерү мәсьәләсе әлегә каралмый

“Көн тәртибендә актуаль сораулар арасында мондый мәсьәлә тормый”, - дип белдерде Лилия Галимова.

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган 9 Май парадын күчерү мәсьәләсе әлегә каралмый. Бу хакта онлайн брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

“Әлегә көн тәртибендә мондый сорау тормый”, - дип белдерде ул.

Лилия Галимова әйтүенчә, киләсе атнадан производстволар эшли башлавы да изоляция ничек үтәлүгә бәйле булачак. “Изоляцияне үтәү буенча дисциплина кирәк, шуңа күрә смс-рөхсәт алу тәртибе кертелде дә инде. Кызганыч, изоляцияне үтәүдә ваемсызлар да бар”, - диде ул.