news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада битлек җитештерә торган яңа производствога ун хезмәткәр кирәк

Түбән Камада 18 апрельдән аена 5 миллион данә медицина битлекләре әзерли башлау планлаштырыла.

Түбән Камада битлек җитештерә торган яңа производствога ун хезмәткәр кирәк
http://tat.e-nkama.ru/news/747/86564/

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада 18 апрельдән аена 5 миллион данә медицина битлекләре әзерли башлау планлаштырыла. Производствода эшләү өчен ун хезмәткәр кирәк булачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Битлекләрне Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты — «Айрон» компаниясе җитештерәчәк. Җиһазлар Россиягә иртәгә кайтып җитәчәк.

Битлекләргә дефицитны һәм бәяләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Битлекләр өчен чимал белән җирле «Эластик» заводы тәэмин итә, яңа җиһазлар да шунда урнаштырылачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100