news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әнвәр Нургалиев үзенә карата янау сүзләре язган кешеләрне җавапка тарттырачагын әйтте

Башкортстанның атказанган артистының әнисендә коронавирус табылганлыгы беленгәч, янау, мәсхәрә сүзләре язучылар булган.

Әнвәр Нургалиев үзенә карата янау сүзләре язган кешеләрне җавапка тарттырачагын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев әнисендә коронавирусның дөрестән дә табылуын белеп, моңа карата янау сүзләре язган кешеләр җавапка тартылачагын әйтте. Бу хакта ул Инстаграмдагы битендә хәбәр итте.

  • Искәртеп үтик, «Татар-информ» журналистына ул әнисендә коронавирусның табылуын, әмма аның үлеменең сәбәбе ишемия икәнлеген әйткән иде.

«Әмма сорауларым калды: Әнием РКБда дәваланган килеш ничек коронавирусны эләктерә алган? Аерым кешеләрнең, кайбер матбугат чараларының миңа карата яла ягу, эзәрлекләү, мыскыл итүе булды. Россия кануны нигезендә аларга җавап тотарга туры киләчәк. Социаль челтәрләрдә миңа әйтелгән барлык мәсхәрә, янау сүзләрен туплап, ул кешеләрне җаваплылыкка тарттырачакмын», — дип яза Әнвәр Нургалиев.

Җырчы рәсми рәвештә үзе, гаиләсе коронавируска тест тапшыруын әйтте. «Нәтиҗәләре килде: миндә дә, гаиләмдә дә коронавирус юк. «Минем өстемә тәнкыйть, янау сүзләрен яудыра башладылар. Кайбер кешеләр миннән мөртәт, «изгой» ясадылар. Мин газиз кешемне рәтлечә, ул лаек булганча соңгы юлына озата алмадым», — дигән ул.

«Якынча өч ай элек гаиләбезгә зур бәла килеп төште. Әниебез авырып китте. Район хастаханәдә дәвалау уңай нәтиҗәләр бирмәде. Без аны Уфадагы Республика клиник хастаханәгә алып килергә булдык. Салдылар һәм шул көнне әнигә операция ясалды — аның аягын кистеләр. Бер атна узу белән ул инсульт кичерде. Әни бер ай чамасы неврология бүлегендә ятты, аннары аны реабилитация бүлегенә күчерделәр», — ди ул.

Артист әнисе өзелгәндә аның янында булмавын, вафатына кадәр атна-ун көн хастаханәгә бармаганын искәртә. «Әни реанимация бүлегендә иде. Табиблар безгә әнинең коронавируслы була алганы турында әйтмәде. Моны дәлилләгән анализлар да юк иде. Бишенче апрель әнинең йөрәге туктады. Кичерә алмаслык кайгы. Әмма әнине ярып караганнан соң аның коронавирус белән дә чирләгәне ачыкланды», — дигән ул.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Якынча өч ай элек гаиләбезгә зур бәла килеп төште. Әниебез авырып китте. Район хастаханәдә дәвалау уңай нәтиҗәләр бирмәде. Без аны Уфадагы Республика клиник хастаханәгә алып килергә булдык. Салдылар һәм шул көнне әнигә операция ясалды – аның аягын кистеләр. Бер атна узу белән ул инсульт кичерде. Әни бер ай чамасы неврология бүлегендә ятты, аннары аны реабилитация бүлегенә күчерделәр. Әни өзелгәндә мин аның янында булмадым, әнинең вафатына кадәр мин атна-ун көн хастаханәгә бармадым. Әни реанимация бүлегендә иде. Табиблар безгә әнинең коронавируслы була алганы турында әйтмәде. Моны дәлилләгән анализлар да юк иде. 5 апрель әнинең йөрәге туктады. Кичерә алмаслык кайгы. Әмма әнине ярып караганнан соң аның коронавирус белән дә чирләгәне ачыкланды. Минем өстемә тәнкыйть, янау сүзләрен яудыра башладылар. Кайбер кешеләр миннән мөртәт, “изгой” ясадылар. Мин газиз кешемне рәтлечә, ул лаек булганча соңгы юлына озата алмадым. Бүген рәсми рәвештә шуны әйтәм: мин, гаиләм коронавируска тест тапшырды. Нәтиҗәләре килде: МИНДӘ ДӘ, ГАИЛӘМДӘ ДӘ КОРОНАВИРУС ЮК! Әмма сорауларым калды: 1. Әнием РКБда дәваланган килеш ничек коронавирусны эләктерә алган? 2. Аерым кешеләрнең, кайбер матбугат чараларының миңа карата яла ягу, эзәрләкләү, мыскыл итүе булды. Русия кануны нигезендә аларга җавап тотарга туры киләчәк. Социаль челтәрләрдә миңа әйтелгән барлык мәсхәрә, янау сүзләрен туплап, ул кешеләрне җаваплылыкка тарттырачакмын. Шулай да әниемне дәвалаган, аның гомере өчен көрәшкән табибларга, медицина хезмәткәрләренә, кайгымны уртаклашып, ихластан миңа теләктәшлек күрсәткән кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Чын күңелдән рәхмәт! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз!

Публикация от Анвар Нургалиев (@anvar_nurgaliev)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100