Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда шәһәр җәмәгать транспорты саны ун процентка арттырылган
Лилия Галимова әйтүенчә, транспорт аз булуга зарланулар килә башлаган.
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда шәһәр җәмәгать транспорты хәрәкәтен ун процентка арттырганнар. Бу хакта онлайн брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Изоляция кертелү белән, шәһәрдә җәмәгать транспорты кимегән иде. Ләкин транспорт аз булуга зарланулар килә башлады, чөнки бу атнадан эшкә чыккан предприятиеләр артты бит, шуңа кеше дә күбрәк йөри башлады. Шул сәбәпле, транспорт санын арттыру карарына килделәр», — диде ул.
Коронавирус таралу белән бәйле рәвештә эшләми торган көннәр кертелгәч, җәмәгать транспортында пассажирлар 50-70 процентка кадәр кимегән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз