news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Кәримов «Корыч малае» видеосәхифәсендә хат ташучыларны ярышка чакыра

«Казан утлары» журналының Инстаграмында «Корыч малае» дигән видеосәхифә эшли башлаган.

Камил Кәримов «Корыч малае» видеосәхифәсендә хат ташучыларны ярышка чакыра
Солтан Исхаков

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). «Казан утлары»ның Инстаграмында март аеннан эшли башлаган «Корыч малае» дигән яңа видеосәхифәдә журналның проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримов хат ташучыларны ярышка чакыра.

«Коронавирус безне яңача яшәргә өйрәтә башлады. Елның бер фасылын югалттык. Көздән туп-туры язга сикереп чыктык. Беренче апрель дигән көтеп алына торган шаян көнебезне югалттык. Бу көнне бер-беребезне үртәп, шаяртып рәхәт таба торган идек. Кемнедер көлдерер өчен кемнәндер көләргә кирәк. Ләкин быелгы 1 апрельдә беркемнең дә көләсе килмәде», — ди Камил Кәримов.

«Корыч малае» видеосәхифәсендә көн кадагында торган мәсьәләләр күтәрелә. Ул журналның Инстаграм битендә чыгып бара.

«Коронавирусны җиңгәннән соң „Казан утлары“на яңадан яңа әсәрләр агыла башлаячак, романнар, повестьлар киләчәк. Чөнки язучыларыбыз томаланып язып ята», — дип сөйли «Корыч малае» видеоблогында прозаик.

Быелгы язылу чорында Камил Кәримов хат ташучыларны ярышка чакыра, журналны яздыруда катнашырга өнди.

«Кем күбрәк әбунәчеләрен оештыра ала, шуларга багышлап „Казан утлары“ журналы авторлары шигырь-хикәяләр язачак. Без аларны журналыбызда бастырып та чыгарачакбыз. Чын вәгъдә. Шулай итеп без беренче җиңүчеләребезне көтеп калабыз. Мактау тактасы сезне көтә хөрмәтле хат ташучылар һәм әбунәчеләр. Яңа икенче яртыеллыгыбыз вируссыз булачак», — дип сөйли Камил Кәримов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100