news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Изоляциядә өйдән чыгарга рөхсәт биргән шикле белешмәләргә бәйле 78 факт ачыкланган

Татарстанда апрель башыннан изоляциягә кагылышлы 2,2 меңгә якын административ эш кузгатылган.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кичә коронавирус аркасында изоляция вакытында өйдән чыгарга рөхсәт биргән шикле белешмәләр белән бәйле 78 факт билгеле. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, хокук сакчылары белешмәләр я дөрес ясалмаган, я шикле икәнен ачыклаган.

Шулай ук, изоляция режимын бозу, коронавирус турында ялган мәгълүмат тарату белән бәйле хокук бозулар да теркәлгән. Апрель башыннан 2 мең 187 административ хокук бозу ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot