ИлСаф әнисен «Сөембикә» журналына онлайн яздырган

Җырчы әлеге журналны башкаларга да укырга тәкъдим итә.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Татарстанның халык артисты ИлСаф (Илсур Сафин) әнисен ярты елга «Сөембикә» журналына яздырган. Бу хакта ул үзенең инстаграм битендә хәбәр итә.

«Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында авылга кайтып булмый. Әниемә ниндидер бүләк ясыйсым килде, шуңа күрә мин май аеннан башлап ярты елга „Татмедиа“ сайтына кереп онлайн рәвештә „Сөембикә“ журналына язылдым. Сезгә дә тәкъдим итәм», — диде җырчы.

ИлСаф өйдән чыкмыйча гына, журналга онлайн рәвештә язылган. Хәзер һәркем үзе теләгән газета-журналларга языла ала. Боларның барысын да www.tatmedia.ru/podpiska сайты аша эшләргә мөмкин.