news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт хезмәт инспекциясе: Изоляция чорында отпускка мәҗбүри җибәрә алмыйлар

Хокуклары бозылган хезмәткәрләргә Дәүләт хезмәт инспекциясенә электрон яки инспекция порталы аша мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Covid-19 таралу аркасында Россиядә эшләми торган көннәр дип игълан ителгән чорда оешмалар хезмәткәрләрен отпускка мәҗбүри җибәрә алмый. Бу хакта Татарстан буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов Инстаграмда туры эфирда әйтте.

«Эш белән тәэмин итүче, хезмәткәрләр ризалыгыннан башка, хезмәт хакы сакланмый торган административ яки еллык түләнә торган отпускка китәргә мәҗбүр итә алмый», — диде ул.

Хокуклары бозылган хезмәткәрләргә Рөстәм Галәвов Дәүләт хезмәт инспекциясенә электрон яки инспекция порталы аша мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Шулай ук, 8 (843) 528-27-40 һәм 8-991-190-25-95 номерларына шалтыратырга була.

Инспекция җитәкчесе әйтүенчә, хезмәткәрләренең хокукларын бозган предприятиеләргә 50 дән артык кисәтү ясалган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100