news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова: Сәламәтлегебезне һәм якыннарыбызны кайгыртыйк

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы сеңлесе Сабина белән бергә Беренче канал өчен видеомөрәҗәгать яздырган.

Алинә Заһитова: Сәламәтлегебезне һәм якыннарыбызны кайгыртыйк
instagram.com/teamzagitova

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча Пхенчхан-2018 олимпия чемпионы Алинә Заһитова хәзер Казанда. Ул сеңлесе Сабина белән бергә Беренче канал өчен видеомөрәҗәгать яздырган.  

Спортчының Instagram челтәрендәге фан-битендә урнаштырылган роликта Заһитова һәм аның сеңлесе россиялеләрне коронавирус пандемиясе вакытында гади гигиена таләпләрен һәм үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен үтәргә өндәде.

«Бу катлаулы вакытта катгый кагыйдәләрне үтәргә кирәк: җәмәгать урыннарына чыкмаска, өйдә калырга, кулларны юарга, антисептик белән эшкәртергә, битлек кияргә. Әйдәгез, үз сәламәтлегебез һәм якыннарыбыз турында кайгыртыйк. Сәламәт булыгыз, спорт белән шөгыльләнегез», — дип мөрәҗәгать итә апалы-сеңелле Заһитовалар.

Элегрәк «Татар-информ» Алинә Заһитованың Cosmopolitan журналының май санында төп герой булганлыгын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100