news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Кошман мәктәбе директоры Татарстан халыклары съездында катнашачак

Хәмидуллиннар 2015 елда “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесендә җиңү яулап, гран-прига лаек булды һәм күркәм гаилә булып танылды.

(Кайбыч, 9 апрель, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова ). Кайбыч районы Кошман мәктәбе директоры Илмас Хәмидуллин – Кайбыч районыннан Татарстан халыкларының өченче съездына сайланган делегатларның берсе. Үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдән тыш, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул – Олы Кайбыч авыл җирлеге депутаты һәм райондагы Иҗтимагый совет рәисе дә. Район башкарма комитетының, мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләренә, “Цифрлы гасыр мәктәбе” гомумроссия проекты дипломына, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатына, укытучылар спартакиадаларындагы уңышлары өчен Рәхмәт хатларына һәм башка бүләкләргә лаек булган, дип яза район басмасы.

Илмас Хәмидуллин Олы Кайбыч авылында туып-⁠үсә. Туган авылы мәктәбен көмеш медальгә тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогика институтының математика-⁠информатика факультетында белем ала. Хезмәт юлын туган мәктәбендә математика һәм информатика укытучысы буларак башлый. Дүрт ел биредә эшләгәннән соң, бер ел Иске Чәчкаб мәктәбе белән җитәкчелек итә. Районның яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы, 135нче һөнәр училищесы директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары булып та эшләргә туры килә аңа. Шуннан соң алты ел Олы Кайбыч мәктәбе белән җитәкчелек итә. Илмас Хәмидуллинның Кошман мәктәбе директоры булып, бирегә йөреп эшли башлавына да тиздән биш ел була. Бу дәвердә мәктәп тормышы тагын да җанланып китте. «Туган авылым түгел», дип тормады, мәктәпне, укытучылар һәм укытучылар коллективын, гомумән, эшен бик тиз үз итте ул. Авылыбыз күләмендә үткәрелгән чараларда да актив рәвештә катнаша.

Һәрчак яңа идеяләр белән янып яшәүче тынгысыз йөрәкле җитәкче – күп балалы кайгыртучан әти, үрнәк гаилә башлыгы да әле. Тормыш иптәше Алсу ханым да педагог – Олы Кайбыч мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Динебез кануннары буенча яшәүче бу гаилә—күп балалы. Үзләре кебек әдәпле һәм тыйнак алма кебек өч кыз үстерәләр. Айсылулары тугызынчы, җырчы кыз Зөһрәләре алтынчы класста укый, кечкенәләре Зөләйха “Миләшкәй” балалар бакчасына йөри, быел ул да мәктәпкә барачак. Гаиләдә әти-әни дә, балалар да бик актив, күпсанлы бәйгеләрдә катнашып, җиңү арты җиңү яулыйлар. 2014 елда хатын-кызның, ананың, гаиләнең матурлыгын гәүдәләндерүче “Нечкәбил” бәйге-фестивалендә катнаштылар. Алар үзләренең гаиләсенең нәсел шәҗәрәсен төзеп, махсус баннер әзерләде һәм туган тел, туганлык темасына чыгыш ясап, “Халкыбызның гореф-гадәтләре” дип аталган номинациядә ундүрт гаилә арасында III урынны алды. Хәмидуллиннар 2015 елда “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесендә җиңү яулап, гран-прига лаек булды һәм күркәм гаилә булып танылды.

– Конкурста җиңдең дә, күркәм гаилә булдың дигән сүз түгел әле. Бу үзенә күрә зур җаваплылык та өсти. Гаиләгә хас булган күркәм сыйфатларны саклап калу өчен көндәлек хезмәт, даими рәвештә үз өстеңдә эшләү һәм һәрвакыт үрнәк булу сорала, – диде Илмас Хәмидуллин. – Мине ир-атның, әти кешенең гаиләдәге, балалар тәрбияләүдәге, җәмгыятьтәге роле борчый. Әлеге мәсьәләне төрле җыелышларда күтәреп чыгып, аны хәл итү юнәлешендә дә эш алып барырга тырышабыз. Республикада яшәүче милләтләрне тагын да берләштерү, үзара дустанә мохит булдыру максатында уздырылучы Татарстан халыклары съездына да Илмас Хәмидуллин зур өметләр баглый. – Бездә үз милләтеңне дә, башкаларны да хөрмәт итү, аларны тигез күрүгә корылган яшәү рәвеше алып барыла, – диде ул. – Алда көтелгән зур вакыйгага да делегат итеп төрле милләт вәкилләре сайланды. Барыбыз да алдан анкета тутырдык. Димәк, безнең һәрберебезнең уй-фикере мөһим һәм бу безнең җирлек өчен актуаль булган мәсьәләрне хәл итүгә, милләтара мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытуга йогынты ясар дип ышанасы килә, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100