news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

WhatsApp хәбәрләр таратуга чикләү кертә

Чикләүләр беренче тапкыр җибәргәннән соң биш һәм аннан да күбрәк җибәрелгән СМС-хәбәрләргә кагыла.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). WhatsApp яңартылганнан соң Android өчен хәбәрләр җибәрүдә чикләү кертә. Аннары кулланучылар хәбәрне бер төркем чатына гына җибәрә алачак.

«Әгәр сезгә хәбәрне берничә төркем чатына җибәрергә кирәк икән, сез шул хәбәрне кабат сайлап алырга һәм „җибәрергә“ дигән төймәгә басарга тиеш буласыз», диелгән WABetaInfo порталында чыккан хәбәрдә.

Чикләүләр беренче тапкыр җибәргәннән соң биш һәм аннан да күбрәк җибәрелгән СМС-хәбәрләргә кагыла. Андый хәбәрләр «еш җибәрелә торган» дип билгеләнәчәк.

Хәбәр авторы сүзләренчә, бу чикләү кулланучыларны ялган мәгълүматтан һәм фейктан саклаячак.

WhatsApp кушымтасының яңартылу көне турында хәбәр ителми.

WhatsApp системасының яңа функциясе — «әңгәмәдәш хәбәрләренә реакция» барлыкка килү турында хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100