news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Instagram Россия һәм Украина кулланучыларының язылу турында белешмәсен күрсәтмәячәк

Россия дәүләт матбугат чараларына сылтама булган «сторизлар»ны тәкъдим итү киметелә.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Instagram социаль челтәре Россия һәм Украина кулланучыларының язылулары (подписка) турында белешмәне күрсәтми башлый. Meta компаниясе хәбәренә сылтама белән РИА Новости шул хакта яза.

«Украина һәм Россиядәге бергәлекләрне яклау өчен, без бу илләрдәге кешеләрнең язылучылары, аларның кемгә язылуы, шәхси аккаунтларда бер-берсенә язылган кешеләр турында белешмәне яшерәчәкбез», диелә компания хәбәрендә.

Моннан тыш, Россия дәүләт матбугат чараларына сылтама булган «сторизлар»ны тәкъдим итү киметелә. «Кешеләр аларның Россия дәүләт матбугат чараларына алып баруын белсен өчен», Instagram мондый постларны махсус тамгалаячак, диелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot