news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада иң популяр һәм иң сирәк кушыла торган малай исемнәре билгеле булды

ЗАГС белгечләре сүзләренчә, 2020 елда Орфей, Арэль һәм Илай кебек үзенчәлекле исемнәр кушканнар.

Түбән Камада иң популяр һәм иң сирәк кушыла торган малай исемнәре билгеле булды

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Түбән Камада балаларга иң популяр һәм иң сирәк кушыла торган исемнәр билгеле булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина хәбәр итте.

«Ата-аналар малайларына исемнәр сайлаганда, кайсы традицияләргә таяна, икенчесефамилия һәм әтисенең исеменә туры китерергә тырыша, өченчесе балага гадәти булмаган заманча исем сайлый», — дип язган ул Инстаграмда үз битендә.

ЗАГС идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, иң үзенчәлекле һәм сирәк кушыла торган исемнәр Арэль, Асгар, Амаль, Илай, Орфей, Далиль, Демир булган.

Иң популяр ир-атлар исемнәре рейтингына Матвей, Тимур, Артем, Әмир, Кәрим, Егор, Дамир, Мирон һәм Александр кергән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100